«Бөтен Россия хәтерли»: әдәби-музыкаль очрашу (18+)

1812 елның 7 сентябрендә Бородино астында сугыш була. Менә шул вакыйгага багышланган иде «Ветеран» пасионатында ял итүчеләр белән шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренең очрашу кичәсе. Һәм ул, әлбәттә, Лермонтовның танылган «Бородино» поэмасыннан башланып китте.

Недаром помнит вся Россия
3
1
4
2

1812 елгы Ватан сугышы көрәшләрендә шул чорның акылы, намусы һәм дәрәҗәсе дип атарлык күп кешеләре катнаша. Алар сугышчы гына түгел, ә шагыйрь дә, галим дә, сәясәтче дә була. Араларында – Василий Жуковский, Денис Давыдов, Константин Батюшков, Фёдор Глинка, Пётр Вяземский, очрашу барышында да аларның шигырьләре яңгырады. 

Марина Цветаева һәм Булат Окуджавалар шигырьләренә язылган җырлар чарага тагын да ямь бирде. 

Ял итүчеләр дә үзләре яраткан шигырьләрне укыды һәм элекке заман биюләре буенча мастер-класста катнашты. Чарадан алган кәеф күтәренкелеге һәм уңай хис-кичерешләр тамашачы күңелендә әле озак сакланыр!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: